М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм практик казанышлары өчен бирелә.
Ел саен 5 октябрьгә М.И. Мәхмүтов исемендәге ике премия бирелә. Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов истәлеген мәңгеләштерү өчен каралган.
2024 елның 12 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында эксперт комиссиясе тарафыннан премиягә дәгъва кылучы конкурс сайлап алу финалистларының докладлары тыңланды. М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен бирү комитеты каравына түбәндәге кандидатуралар күрсәтелде:
- «Физика дәресләрендә тәнкыйди фикерләүне үстерү чарасы буларак алты почмаклы укыту технологиясен куллану тәҗрибәсен тасвирлау» эшләнмәсе белән Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең физика укытучысы Ногманова Алсу Сәрим кызы;
- «Күнекмәләр академиясе» укучыларының кыйммәти-мәгънәви көйләнешләрен формалаштыру моделе» эшләнмәсе белән «Күнекмәләр академиясе» татар теле укытучысы Сөләйманова Хана Хәйдәрән кызы;
- «Гомуми һәм органик булмаган химия буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен чишү методикасы» эшләнмәсе белән Казан (Идел буе) федераль университеты А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының Химик белем бирү кафедрасы мөдире Гыйльманшина Сурия Ирек кызы;
- «Белем бирүгә проблемалы-конструктив карашта академик М. И. Мәхмүтов мирасын саклау һәм идеяләрен үстерү» эшләнмәсе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шакирова Диләрә Мансур кызы;
- «Урта гомуми белемне гуманизацияләү һәм гуманитарлаштыру чарасы буларак социаль-гуманитар юнәлештәге авторлык интеграцияләнгән электив курсларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тасвирлау» эшләнмәсе белән Казан шәһәре Совет районының М. И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фазылҗанова Илмира Илдус кызы;
- «Һөнәри эшчәнлектә чит телне укытуга авторлык якын килүе» эшләнмәсе белән Казан сәүдә-икътисад техникумы укытучысы Газизуллина Альбина Ринат кызы.
«Татарстан Республикасының М. И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты»
исеменә дәгъва кылучыларга уңышлар телибез!