• Русский
  • Татарча

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе быел Лаеш районында узачак

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 15 августта Лаеш районының Усады авылында «Инноватика» күп профильле яңа лицеенда узачак. Киңәшмәнең төп темасы – «Белем бирүдә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр».

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, белем бирү белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б. катнашачак. 

15 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында mon.tatarstan.ru август педагогика советының пленар утырышын Лаеш муниципаль районының «Инноватика» күппрофильле лицееның актлар залыннан турыдан-туры видеотрансляцияләү алып барылачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча