• Русский
  • Татарча

Татарстан БДИ-2024 нәтиҗәләре буенча иң яхшы 5 төбәк исемлегенә керде

Татарстан 2024 елда бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Әлеге мәгълүмат белән ТАСС уртаклашты.

Басма биргән анализ буенча түбәндәге биш лидер ачыкланды: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербург.

Рейтингны төзү өчен критерийларның берсе булып 300 баллга өч БДИ фәнен тапшырган чыгарылыш укучылары саны хезмәт итә. Мәсәлән, Мәскәүдә алар 14 кеше, Мәскәү өлкәсендә — дүрт, Татарстанда, Санкт-Петербургта, Төмән, Тула һәм Түбән Новгород өлкәләрендә — икешәр. Берәр чыгарылыш укучысы Краснодар һәм Алтай краенда, Новосибирск, Самар, Саратов, Оренбург, Амур, Киров, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә, Якутия, Калмыкиядә шундый нәтиҗә белән имтихан тапшыра. Тагын бер өч йөз баллы укучы Донецк халык Республикасында яши, анда БДИ әлегә ирекле рәвештә тапшырыла.

Быел Россия буенча 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары 587 булды. Алар 68 төбәктә яшиләр. Татарстанда, мәсәлән, 21 укучы шундый нәтиҗә белән имтихан язган.

 

"Татар-информ" мәгълүмати агентлыгы материаллары буенча