• Русский
  • Татарча

«Математика һәм табигый-фәнни белем бирүнең актуаль мәсьәләләре» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

2024 елның 5 июненнән 10 июленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан математика укытучылары өчен «Математика һәм табигый-фәнни белем бирүнең актуаль мәсьәләләре» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы (96 сәгать) гамәлгә ашырылды.

Программа кысаларында тыңлаучылар фән һәм күнекмәләр өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне, яңартылган ФДББС контекстында укытуның заманча методикаларын, дәүләт йомгаклау аттестациясендә укучыларның нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм олимпиада хәрәкәтендә укучыларны тәэмин итү буенча системалы эшнең нәтиҗәле практикасын камилләштерделәр.

Программаны гамәлгә ашыруга әйдәп баручы экспертлар һәм Татарстан Республикасыннан мәгариф өлкәсендәге белгечләр, шулай ук педагог-практиклар җәлеп ителде.

Программа кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • математика һәм табигый фәннәр дисциплиналарын популярлаштыру: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге;
  • математиканы укытуда цифрлаштыру һәм цифрлы технологияләр;
  • дәүләт йомгаклау аттестациясенә комплекслы әзерлек.

Экспертлар һәм педагогларның эше тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Йомгак ясаганда алар курсларны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр: программа бай һәм кызыклы булуын, кирәкле материал сайлануын. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессор-укытучылар составының һәм Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләренең эшендә төгәллек, игелеклелек һәм профессиональлек билгеләнде.