• Русский
  • Татарча

«Россия эше» порталында эш бирүчеләрнең көллиятләрдә һәм югары уку йортларында максатчан укыту турында тәкъдимнәре бар

 

Россиядә югары уку йортларына һәм көллиятләргә кабул итү кампаниясе дәвам итә.   2024 елда беренче тапкыр максатчан укытуга кабул итү «Россия эше» халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә бердәм цифрлы платформаны кулланып оештырыла.

 

 

Соңгы мәгълүматлар буенча, эш бирүчеләр платформада 76 меңнән артык тәкъдим бастырылган, алар буенча максатчан укытуга 163 мең килешү төзелергә мөмкин, шул исәптән югары белем бирү программалары буенча 114 меңгә якын тәкъдим, урта һөнәри белем бирү программалары буенча 49 меңнән артык. Абитуриентлар биргән гаризалар саны 47 меңнән артып киткән.

«Россия эше» порталын куллану практикасы югары уку йортларында һәм көллиятләрдә максатчан укытуны оештыруның яңа тәртибе аркасында мөмкин булды. Ул Россия Хөкүмәте ярдәме белән Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы һәм катнашында кабул ителгән «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль законга максатчан укытуны оештыруда яңа механизмнарны күздә тоткан үзгәрешләрне үтәү өчен эшләнгән. Кадрлар әзерләү буенча чаралар, шул исәптән максатчан укыту кысаларында, яңа «Кадрлар» һәм «Яшьләр һәм балалар»милли проектларына керәчәк.

РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча