• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмаларында дәреслекләр белән тәэмин итүне күзәтүче җитәкчеләр һәм методистлар белән семинар-киңәшмә

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең төбәк системасы координаторы булып тора. Үз функцияләре кысаларында Институт республикада белем бирү сыйфатын арттыру өчен уңай шартлар һәм мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша.

28 июньдә фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова белем бирү оешмаларында мәгълүмати-методик бүлекләрне дәреслекләр белән тәэмин итүне күзәтүче җитәкчеләр һәм методистлар белән семинар-киңәшмәдә катнашты. 

Әлеге киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы И.А. Мөбәрәков чыгыш ясады, ул уку әдәбияты белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Л.П. Шәмсетдинова катнашучыларга мәгариф системасындагы яңалыклар шартларында белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм методистлары эшенең аерым аспектлары, шулай ук заманча мәктәптә китапханәләрнең роле турында искә төшерде.

Фотогалерея: