• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре белән очрашуы

26 июньдә Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда мәгарифнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде, уку елына йомгак ясалды һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектларны тәкъдим итте. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре чыгышларында Татарстан Республикасы мәгариф системасын яхшырту буенча конструктив тәкъдимнәр билгеләнде, фикер алышынды һәм аерым юнәлешләрне гамәлгә ашыру юллары билгеләнде.

 

Фотогалерея: