• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

2024 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.

Утырышны ректор Л. Н. Ногманова ачты, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм «2024 елның беренче яртыеллыгында дәүләт йөкләмәсен үтәү барышы турында» доклады белән чыгыш ясау өчен сүзне Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдиновага тапшырды.

 

Аннары Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы О.В. Мартьянованың «Педагогларның һөнәри үсешен методик яктан тәэмин итү буенча эш системасын проектлау» дип аталган доклады тыңланды һәм фикер алышынды.

Киләсе мәсьәлә фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессор-укытучылар составын биләүгә дәгъва итүчеләр конкурсын һәм үткәрүгә багышланды. Кандидатлар яшерен тавыш бирү юлы белән расланды.

Гыйльми совет ахырында дәүләт йөкләмәсе буенча башкарылган кулъязмалар каралды, аларны бастыруга тәкъдим иттеләр.

 

Фотогалерея: