• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту тәмамланды

2024 елның 21 июнендә тыңлаучыларны «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча 72 сәгать күләмендә укыту тәмамланды (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыпова Р.И.).

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты белән идарә итүнең актуаль аспектлары, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын мониторинглауның концептуаль нигезләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең үзенчәлекләре, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең стратегик мәсьәләләре ачылды.

Тыңлаучылар стажировкасы Казан (Идел буе) федераль университетының  аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен махсус (коррекцион) балалар бакчасы «Без бергә», Казан шәһәре Идел буе районының Катнаш төрдәге 33 нче балалар бакчасы базасында оештырылды. Стажировка мәйданчыклары коллективлары мәктәпкәчә белем бирү эчтәлеген яңарту шартларында кызыклы эш тәҗрибәсе тәкъдим иттеләр.

Микротөркемнәрдә тыңлаучыларның иҗади эше катнашучыларның уңай эмоциональ кәефенә, командаларны берләштерүгә һәм мәктәпкәчә белем бирү федералҗ белем бирү программасын гамәлгә ашыру турында бердәм фикер булдыруга ярдәм итте.

Укуның соңгы этабында балалар бакчалары мөдирләре проект эшләрен уңышлы якладылар.  Укуга йомгак ясаганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре темаларның төрлелеген, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучыларының чыгышларының тирәнлеген, гамәли дәресләрнең кызыклы формаларының берләшүен билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: