• Русский
  • Татарча

Финанс куркынычсызлыгы турында видеороликлар конкурсы

«Содружество» социаль-белем бирү платформасында ел саен «Все в курсе» финанс куркынычсызлыгы турында видеоконтент булдыру буенча конкурс старт алды. 10 җиңүче 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, шулай ук финанс куркынычсызлыгы буенча авторлык курсы булдыру һәм аны платформага урнаштыру мөмкинлеге булачак.

Студентлар, укытучылар һәм финанс куркынычсызлыгы өлкәсендәге экспертлар катнаша ала.
Эшләр 15 августка кадәр «Содружество» сайтында кабул ителә.

Видео 8 тематик юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш:

  1. финанс куркынычсызлыгының яңа проблемалары,
  2. халыкара мөнәсәбәтләр һәм дәүләтләр,
  3. мәгълүмати куркынычсызлык,    
  4. цифрлы түләү кораллары,
  5. шәхси финанс куркынычсызлык,
  6. оешманың финанс куркынычсызлыгы,
  7. дәүләтнең финанс куркынычсызлыгы,
  8. акчаны юуга һәм терроризмны финанслауга каршы тору (ПОД/ФТ) — чынбарлык.

 

Нәтиҗәләр 30 августта «Содружество» сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү финанс куркынычсызлыгы буенча IV Халыкара олимпиада финалын үткәрү кысаларында планлаштырыла, ул 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр «Сириус» федераль территориясендә узачак.

Конкурсның максаты — гражданнарның финанс куркынычсызлыгы темасына белем дәрәҗәсен күтәрү.

Оештыручылар булып ПОД/ФТ өлкәсендә Халыкара челтәрле институт, П. Н. Лебедев исемендәге Россия Фәннәр академиясе Физика институты һәм Халыкара финанс мониторингы укыту-методик үзәге тора.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча