• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

 

 

2024 елның 13 июнендә «Сыйныф җитәкчесе: дус яки остаз» темасына вебинар узды.

 

 

Вебинарда катнаштылар:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Укыту-методик эш буенча проректоры Хохлов Александр Викторович; 
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзә кызы;
  • Казан шәһәре Вахитов районы 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-психологы, башлангыч сыйныфлар укытучысыХәмидуллина Ксения Ринат кызы.

Үз чыгышында Александр Викторович сыйныф җитәкчесе эшчәнлеген регламентташтыра торган норматив-хокукый документациягә күзәтү белән бәйле мәсьәләләрне яктыртты. Башлай Эльвира Хәмзә кызы педагоглар һәм укучыларның үзара мөнәсәбәтләре проблемаларына игътибарны юнәлтте, бүгенге балаларга максатчан һәм системалы тәрбия эше һәм психологик ярдәм кирәклеген билгеләп үтте. 

Хәмидуллина Ксения Ринат кызы кече мәктәп яшендәге балалар белән тәрбия эше мәсьәләләренә тукталды, педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм вебинарда катнашучыларга балалар белән эшләү өчен практик киңәшләр тәкъдим итте.

 

Вебинарның язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: 
https://www.youtube.com/watch?v=aQxOCOQZDmA

Фотогалерея: