• Русский
  • Татарча

«Самоварные мысли» яшь галимнәрнең үз-үзен үстерү интеллектуаль клубының беренче утырышы

2024 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Самоварные мысли» яшь галимнәрнең үз-үзен үстерү интеллектуаль клубы катнашучылары арасында «Мәдәни киңлектә заманча педагог образы» темасы буенча фикер алышу кызыклы үтте.

Укытучының цифрлы мохиттәге роле, укучыларны тәрбияләүдә һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләрдә педагогның һөнәри потенциалы, педагогның үзгәрешләргә әзерлеге һ.б. кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Клуб әгъзаларында институт китапханәсе вәкилләренең нәфис әдәбиятта, кинематографиядә, публицистикада һәм фәнни иҗтимагый киңлектә тәкъдим ителгән заманча укытучының педагогик стиле һәм образы турында сөйләгәннәре аеруча кызыклы булды. Дискуссиядә институтның беренче елгы яшь галим – аспирантлары актив катнаша. Әлеге теманың актуаль юнәлешләре буенча фикер алышу барышында алар яңгыраган проблемаларга үз карашлары белән уртаклаштылар һәм югары педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем алучы педагоглар өчен кирәкле һөнәри күнекмәләрне үзләштерү теләген күрсәттеләр.

Формаль булмаган атмосферада узган очрашу интеллект-клубның яңа буын яшь галимнәр һәм тәҗрибәле педагогик фән осталары фикерләре алмашу урыны була алуын күрсәтте. Клубта катнашучыларның очрашуының чираттагы темасы – «Үзара мөнәсәбәтләрнең педагогик этикасы: "педагог – укучылар", "педагог – укучыларның ата – аналары", "педагог – педагог"». Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән сораулар:

  • педагогик этиканың һөнәри этика буларак методологик нигезләре; 
  • укытучының үз үзен тотышы этикасы нигезләре буларак шәхескә юнәлтелгән педагогиканың төп параметрлары; 
  • хәзерге чорда педагогик эшчәнлекнең этик регламентациясен актуальләштерү сәбәпләре; 
  • педагогның эшчәнлегендә дилеммалар, аларның сәбәпләре һәм чишү юллары; 
  • педагог эшчәнлегендәге этика-аксиологик конфликтлар һәм аларны хәл итү стратегиясе; 
  • педагогны этик яклау.

Шулай ук клуб әгъзалары кече төркемнәрдә катлаулы педагогик кейсларны чишүдә һәм соңыннан фикер алышуда практика үтә алачак.

Утырыш 11 июньдә 14:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханәсендә (Зур Кызыл ур., 68) узачак.

Барлык теләүчеләрне дә кушылырга чакырабыз!  Клуб диалогка әзер булган һәркем өчен ачык!

 

Фотогалерея: