• Русский
  • Татарча

«Гаилә һәм хезмәт тәрбиясе: һөнәри киләчәкне формалаштыру» авторлык методик эшләнмәләре һәм проектлары төбәкара конкурсына йомгак ясалды

Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга һәм 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылган «Гаилә һәм хезмәт тәрбиясе: һөнәри киләчәкне формалаштыру» авторлык методик эшләнмәләре һәм проектлары төбәкара конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 2024 елның 16 апреленнән 31 маена кадәр түбәндәге номинацияләр буенча узды:

  • «Хезмәт шатлыгы» (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары).
  • «Хезмәт тәрбиясе: гаилә һәм мәктәп» (гомуми белем бирү оешмалары).
  • «Профессионалларны тәрбияләү» (һөнәри белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары).

Конкурс комиссиясе Краснодар крае, Приморье крае, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы 94 педагогик хезмәткәренең 68 конкурс материалын карады.

«Гаилә һәм хезмәт тәрбиясе: һөнәри киләчәкне формалаштыру» авторлык методик эшләнмәләре һәм проектлары төбәкара конкурсында җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә, калган катнашучылар конкурс лауреаты дипломы белән билгеләнә.

Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru