• Русский
  • Татарча

«Башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү киңлеге» программасын тәмамлау турында

2024 елның 30 маенда «Башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү киңлеге» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Программаның гамәли юнәлешле булуы заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларын интенсив үзләштерергә һәм нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирде. Көндезге уку чорында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары Рябова А.А., Чеботарева Р. А., Шәймөхәммәтова Э. Р., Яковенко К. С. җитәкчелегендә тыңлаучыларга төрле Ватан белем бирү платформалары һәм сервислары потенциаллары тәкъдим ителде. Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче мәктәп укытучылары А.К. Шакирова җитәкчелегендә стажировка кысаларында, тыңлаучылар МЭШның яңа мөмкинлекләрен сынап карадылар.

Укытуда катнашучылар барлык укытучыларның эшен югары бәяләделәр, үзләренең гамәли эшләрендә яңа электрон инструментлар куллану теләген һәм кызыксынуларын күрсәттеләр.

 

Фотогалерея: