• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе

2024 елның 29 маенда Түбән Камада Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең «Заманча мәктәпкәчә белем бирү: мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы шартларында тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасына республика август киңәшмәсе секциясе узды.

Секция эшендә катнашу өчен муниципаль мәгариф идарәсе органнары белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча методистлар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы катнашты

Түбән Кама муниципаль районының 70, № 63, 87, 29, 100, 89, 16, 92, 95, 74, 75 нче номерлы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, «ДоброЦентр» Түбән Кама волонтерлар үзәге түбәндәге юнәлешләр буенча педагогик практикалар тәкъдим итте:  

  • сәламәтлек саклау,
  • әхлакый-патриотик тәрбия,
  • танып белүне үстерү,
  • спортта үсеш.

Пленар утырышта «Заманча мәктәпкәчә белем бирү: мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасы шартларында тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлә Заһри кызы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгышында мәктәпкәчә белем бирү системасында тәрбия процессын яңарту ориентирлары билгеләнде.

Секциядә шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү, әхлакый-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре, Татарстан Республикасы педагогларының «Беренчеләр хәрәкәтендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары» проектында катнашу нәтиҗәләре һ. б. тикшерелде.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Фотогалерея: