28 май, 2024 - 20:42
М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе укытучыларның фикерләүләрен үстерү, инновацион дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм фән казанышларын белем бирү процессында гамәлгә кертү өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру, күренекле Россия галиме-педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, ТР Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов истәлеген мәңгеләштерү максатларында булдырылган.
Материалларны 2024 елның 1 июленә кадәр премия алуга дәгъва итүчеләрнең эш бирә торган белем бирү оешмалары тәкъдим итә.
Барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында: http://irort.ru/node/101