• Русский
  • Татарча

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын укыту

2024 елның 14-17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Белем бирү оешмаларында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укыту үткәрелде.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 65 җаваплы вазифаи зат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы оештырган курсларда белем алды. Курслар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан дәүләт медицина академиясе укытучылары катнашты.

Курсларны тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни учреждениеләр эшчәнлеген җайга салу секторының әйдәп баручы киңәшчесе Д.Н.Мотыгуллин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча белем бирү оешмалары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә тукталды, тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Йомгак ясаганда тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәсен, программаның гамәли юнәлешле характерын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: