• Русский
  • Татарча

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Полимәдәни мохиттә туган телләр: белем бирү һәм тәрбиядә заманча стратегияләр һәм технологияләр» милли мәгариф секциясе утырышы узды

2024 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Полимәдәни мохиттә туган телләр: белем бирү һәм тәрбиядә заманча стратегияләр һәм технологияләр» милли мәгариф секциясе утырышы узды.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһир кызы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Халиков Илгиз Илдар улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Хәкимов Булат Эрнст улы, Татарстан Республикасының халык укытучысы Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, «Белем.ру» оешмасы директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты кафедрасы укытучылары, милли мәгариф буенча методистлар, ТР муниципаль районнарында туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчеләре, район методик берләшмәсе җитәкчеләре һәм татар телендә укытучы мәктәпләр директорлары катнашты.

Туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләре буенча секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясадылар: кафедра мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, кафедра доцентлары Фәттахова Рузилә Фердавис кызы, Гыйләҗева Лилия Гыйльметдинова, Шакирова Гөлназ Марс кызы һәм өлкән укытучы Һадиева Гөлнара Васил кызы.

Фотогалерея: