• Русский
  • Татарча

Казанда «Зур тәнәфес 2024» җиңүчеләре 1 млн сумлык сертификатлар алды

 

Казанда «Зур тәнәфес 2024» фестиваленең гала-концерты узды. Конкурс финалында шәһәрнең 14 белем бирү учреждениесеннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты, ә ул барлыгы 10 мең баланы берләштерде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 

«Мәктәпләрдә укытучылар биргән белемнән тыш, балалар сәхнәгә чыгу, бию, җырлау, иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү, коллективта эшләү кебек күнекмәләрне үзләштерә. Бу зур плюс кына түгел, ә балаларның киләчәк уңышларына ачкыч та», — диде бүләкләү вакытында Казан мэры Илсур Метшин.

Киров районының 15 нче гимназиясе һәм Вахитов районының 39 нчы мәктәбе җиңүче булды аларга 1 млн сум күләмендә сертификатлар тапшырылды.

Кече төркемдә икенче урынны һәм 500 мең сум күләмендә сертификатны 18 нче «Галәм» гимназиясеннән, өченче урынны һәм 84 нче мәктәптән 350 мең сумны яуладылар. Зур төркемдә икенче урынны 177 нче лицейның  «Шатлык» вокаль-хореография ансамбле, өченче урынны 37 нче гимназиянең  «Акцент» бию коллективы алды.

Шулай ук шәһәр башлыгы 200 мең һәм 100 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырды.

Иң зур шәһәр мәктәп фестивале кысаларында ярышлар февральдә старт алды, катнашучыларга өч этаптан — мәктәп эчендәге, район һәм шәһәр этапларыннан узарга туры килде. Быел конкурс Россиядә Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча