• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар, чишелешләр, идарә итү практикасы» республика фәнни-гамәли конференциясе

         Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар, чишелешләр, идарә итү практикасы» Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция эшендә катнашырга мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре чакырыла.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә инновацион үсеш һәм нәтиҗәле идарә таләпләренә туры килгән алдынгы тәҗрибә гомумиләштереләчәк һәм таратылачак.

Конференцияне үткәрү даталары: 2024 елның 16-17 мае.
Конференция программасы
https://cloud.mail.ru/public/AvAp/Y6niBM7tT

Конференция программасы пленар утырыш һәм секцияләр эшен үткәрүне күздә тота.

16 май
Пленар утырыш
Үткәрү вакыты: 13.00-15.00
Кушылу түбәндәге сылтама буенча:

https://sferum.ru/?call_link=EgHpNZXKj2ReHI6bW4D3OdEjf01M6La6LdFOO1VJfYo

17 май
1 нче секция

  • белем бирү оешмаларының идарә итү хезмәткәрләре өчен «Белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә идарә итүнең перспективалы һәм актуаль практикалары»

Модераторлар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Сахнова Ирина Александровна; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы өлкән укытучысы Корнева Светлана Николаевна. 
Үткәрү вакыты: 9.00 - 12.00
Кушылу өчен сылтама: 
https://sferum.ru/?call_link=7wxEufzfK-PoqGAS3Gwsi26WJmoXcT5nzjfsoDqIsuQ

17 май
2 нче секция

  • белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен  «Белем бирү сыйфатын арттыру буенча методик ярдәм системасы. Мәктәптә белем сыйфатын үстерү белән идарә итүнең эффектив практикасы».

Модераторы: Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Мартьянова Ольга Валерьевна.
Үткәрү вакыты: 9.00 - 12.00
Кушылу өчен сылтама: 
https://sferum.ru/?call_link=pK8o6L8rS_U-FbLkS6YZhzZOXXToKh21muCiug-jpWI
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты