• Русский
  • Татарча

«Иң милли тәрбияче – 2024» республика конкурсы

2024 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы базасында «Иң милли тарбияче – 2024» республика конкурсының йомгаклау өлеше узды.Финалда Арча, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан 16 тәрбияче катнашты.
Финалда Арча, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан 16 тәрбияче катнашты.
Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, ТР Биектау муниципаль районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы.

Конкурста жюрида Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Р.Р. Шәмсетдинова һәм Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Н.Р. Мифтахетдинова эшләде. Компетентлы жюри мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган татар телендә укытучы заманча тәрбияченең һөнәри компетенцияләрен бәяләде.

Конкурста гран - прины Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Салауч» мәктәпкәчә белем бирү оешмасы өлкән тәрбиячесе Кәлимуллина Гөлназ Марат кызы яулады, нәкъ менә ул «Иң милли тарбияче-2024» исеменә лаек булды.

 

Фотогалерея: