• Русский
  • Татарча

«Цифрлы кораллар һәм заманча белем бирү технологияләре» республика семинары

2024 елның 14 маенда «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы инструментлар һәм заманча белем бирү технологияләре» республика семинарын үткәрә.

Әлеге семинар барышында түбәндәге темалар каралачак:

  • Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык белем бирү программаларын куллану – яңа педагогик тенденция
  • MS Powerpointта А. Н. Комаровский шаблоны нигезендә интерактив тестлар булдыру
  • Башлангыч мәктәп укучылары өчен «Хәзинә эзләү» интерактив детектив квесты
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләүдә заманча технологияләр
  • Белем бирү процессында ясалма интеллект: педагоглар өчен кораллар

 

Кушылу өчен сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=IRBIengZAPgy_qlDqlzXudkprZO_fixKtLcQt6Gjbms

Семинар 14.00 сәгатьтә башлана.