27 февраль, 2024 - 20:58
Татарстан Республикасы Мәгарифне Үстерү институты уку залында «Балалар һәм яшүсмерләр китабы» нәшриятының нәфис әдәбият күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә түбәндәге китаплар тәкъдим ителгән:
- балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча авторлар, мәктәп программасының классик әдәбияты, тарихи повестьлар;
- А. Лихановның урта мәктәп яшендәге укучылар өчен повестьлары һәм романнары;
- совет язучыларының Бөек Ватан сугышы геройлары турында әсәрләре, тынычлык, сугыш, Ватан, мәктәп һәм мәктәп укучылары турында шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары;
- рус, татар, фин әкиятләре;
- «Кем булырга? Һөнәр сайлыйбыз» сериясеннән китаплар һ. б.