• Русский
  • Татарча

«Профессионаллар» чемпионатында җиңү өчен премияләр күләме аталды

2023 елда Россиядә старт алган «Профессионаллар» чемпионат хәрәкәтенең төп яңалыгы булып предприятиеләр коммуникацияләренең һәм мәгариф системасының өстәмә каналларын аның катнашучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча төзү мөмкинлеге тора. Быел хәрәкәт финалистлары төбәк һәм федераль дәрәҗәдә акчалата премияләр алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

«Узган ел илебезнең «Профессионаллар чемпионаты» дип аталган WorldSkills хәрәкәтендә уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте старт алды. Хәрәкәтнең стратегик максаты икътисадның төрле тармакларын кадрлар белән оператив һәм нәтиҗәле тәэмин итүгә ярдәм итү булды», - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, яңа хәрәкәтнең өстенлекләренең берсе төбәкләрнең конкурс биремнәрен икътисадның реаль секторының конкрет ихтыяҗларына үзләре яраклаштыру мөмкинлеге булды. Чемпионатлар системасы кайбер үзгәрешләр кичерә, һәм бүген ул өч өлешкә бүленгән.

«Узган елның төп чарасы төбәкара йомгаклау этабы булды, аның кысаларында барлык компетенцияләр буенча нәтиҗәләр ясалды. «Югары технологияләр чемпионаты» финалы Бөек Новгородта югары технологияле һөнәрләр һәм якын киләчәк компетенцияләре буенча узды», - дип билгеләп үтте Поминов.

Һөнәри осталык буенча Чемпионат финалы 2023 елның ноябрь ахырында Санкт-Петербургта узды. Чемпионат кысаларында Татарстан җыелма командасы барлыгы 148 медаль яулады, шул исәптән 42 алтын, 52 көмеш һәм 54 бронза медаль, - дип искәртте спикер.

 

«Чемпионат хәрәкәтенә илебез җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Бу компетенцияләрне үстерү, икътисадның реаль секторын кадрлар белән тәэмин итү өчен база булдыру. Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин «Профессионаллар» федераль проектын киңәйтергә һәм «Профессионаллар» чемпионатларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазларны дәртләндерергә кушты, - дип билгеләп үтте Андрей Поминов.

Ул мондый профессионалларның хезмәте федераль дәрәҗәдә өстәмә түләүләр белән билгеләнәчәк һәм барлык һөнәрләрнең абруена уңай йогынты ясаячак, - дип өстәде.

«Безнең республика «Профессионалитет» проекты кысаларында 14 кластер булдыру хокукына ия булды. Без Оренбург өлкәсе белән беррәттән ике лидер төбәкнең берсе, бу безнең колледжларның матди-техник базасын 1,8 млрд сумга яңартырга мөмкинлек бирде», - диде спикер.

Татарстанда «Профессионаллар» чемпионат хәрәкәте җиңүчеләрен һәм призерларын дәүләт бүләкләү системасы эшли инде. Алтын медаль өчен балалар 150 мең сум, көмеш медаль өчен - 125, ә «бронза» өчен - 100 мең сум акча ала.

«Федераль дәрәҗәдә һөнәри осталык буенча Чемпионат һәм югары технологияләр чемпионаты финалы җиңүчеләренә һәм призерларына премияләр билгеләнде. Беренче урын өчен-300 мең сум, икенче урын өчен - 200 мең һәм өченче урын өчен - 100 мең сум», - диде Поминов.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча