• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» кысаларында вебинар

2024 елның 9 февралендә «Тәрбия программасын гамәлгә ашыру шартларында ата-аналар белән эшне оештыру. Эффектив идарә итү практикасы» темасына вебинар уздырылды. 
Вебинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Николаевна Ногманова мөрәҗәгать итте.

 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Владимировна Волынец кризислы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен профилактикалау коралы буларак «Аңлы ата-аналар мәктәбе» уникаль проектын тәкъдим итте. Вебинарда катнашканда Ирина Владимировна сорауларга җавап бирде һәм РФ Дәүләт Думасына Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тәкъдим иткән инициативалар турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Вебинар модераторы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна вебинарда катнашучыларның категориясен билгеләргә һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә ата-аналар белән эшләү формаларын өйрәнергә мөмкинлек бирүче интерактив тавыш бирү үткәрде.

Совет районының 187нче күп профильле лицее педагог-психологы Насыйбуллина Лилия Хәмзә кызы вебинарда катнашучыларны «Ритм Family» ата-аналар клубы белән таныштырды.
Казан шәһәре Alpha School шәхси башлангыч мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алманова Эльвира Сергеевна ата-аналар белән эшләү системасын ничек традицион булмаган рәвештә төзергә һәм аларның мәктәпкә уңай мөнәсәбәтен формалаштырырга мөмкин булуы турында җентекләп сөйләде.

Вебинарда Казан шәһәре Совет районы 135 нче балалар бакчасы белгечләре катнашты: югары квалификацияле категорияле өлкән тәрбиячепедагог-психолог, Зарипова Алмазия Мәүлитҗан кызы; тәрбияче, педагог-психолог Ищенко Мария Сергеевна; югары квалификацияле категорияле педагог-психолог Шәмсиева Рәисә Касыйм кызы. Югарыда санап үтелгән педагоглар ата-аналарның психологик-педагогик компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Уңышлы ата-ана формуласы» консультатив үзәге эше турында сөйләделәр.

Педагог-психолог, сыйныф җитәкчесе Игонина Людмила Александровна ТР Чистай муниципаль районының 2 нче лицеенда «Аңлы ата-аналар мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин
https://www.youtube.com/@user-he2jc3zf4i/streams

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: