• Русский
  • Татарча

Россия мәгариф академиясенең остазлык буенча инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру: 41 нче мәктәпнең педагогик коллективы белән очрашу

2024 елның 9 февралендә Казанда Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик коллективы белән стратегик очрашу узды. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.

Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова педагогик коллектив өчен тренинг форматында мастер-класс үткәрде, бу барлык катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
Чара ачык һәм җылы атмосферада узды, уртак проект кысаларында оешмаларның уңышлы хезмәттәшлеген күрсәтте.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: