• Русский
  • Татарча

«АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» журналында басылырга чакырабыз

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» фәнни-популяр журналы редакциясе Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган рус һәм татар телләрендәге тематик санның яңа чыгарылышын әзерли.

 

Журнал Татарстан Республикасы буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора. (http://irort.ru/ru/node/564)

Белем бирү оешмаларына «Мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеше һәм фәнгә беренче адымнар» темасына фәнни-популяр журналда бушлай мәкаләләр бастырып чыгаруны тәкъдим итәбез. 

Мәкаләләр 2024 елның 27 февраленә кадәр кабул ителә. 

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты