• Русский
  • Татарча

Авыл мәктәпләре укытучыларының финанс гыйлеме өлкәсендә белемнәрен күтәрү

ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары ТРның Балтач һәм Алексеевск муниципаль районнары авыл мәктәпләренең укытучыларын “Финанс гыйлеме нигезләре, аны төп, урта гомуми белем бирү системасында укытуның һәм авылда яшәүчеләрне финас ягыннан мәгърифәтле итүнең методлары” программасы буенча укытуны төгәлләде.

РФ Финанс министрлыгының Көньяк федераль университеты белән берлектә эшләнгән “Халыкның финанс гыйлемлелеге дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итү” дип исемләнгән проекты кысаларындагы әлеге программасы финанс гыйлеме нигезләренә өйрәтү һәм яшьләр арасында да, шулай ук өлкән яшьтәге авыл кешеләре арасында да мәгърифәтчелек эшен үткәрү методикасын үзләштергән тьюторлар әзерләүне күзаллый.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә 50 авыл укытучысы финанс гыйлеме өлкәсендә белемнәрен күтәрде. Киләчәктә алар Татарстан Республикасы районнарында яшәүчеләрне финанс ягыннан мәгърифәтле итү буенча эш алып барачак. ТР Мәгарифне үстерү институты Россиядә яшәүчеләрнең финанс гыйлемлекләрен үстерү буенча Илкүләм стратегиясендә каралган белем бирүнең төп бурычларын гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам итәчәк.

Авыл укытучыларының белемнәрен күтәрү курслары турында фикер: “Финанс гыйлеме нигезләре, аны төп, урта гомуми белем бирү системасында укытуның һәм авылда яшәүчеләрне финас ягыннан мәгърифәтле итүнең методлары”. Видеога сылтама: https://youtu.be/ecHWVfVk7tk

Фотогалерея