• Русский
  • Татарча

«XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: мәгарифтә белем бирү, үсеш һәм тәрбия функцияләренең бердәмлеген тәэмин итү» V Республика фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә «XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: мәгарифтә белем бирү, үсеш һәм тәрбия функцияләренең бердәмлеген тәэмин итү» V Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

 

Конференциянең максаты: педагогларның һөнәри компетенцияләрен мәгарифне үстерүнең заманча тенденцияләренә һәм перспективалы бурычларына, аларның индивидуаль мәгълүмати-белем бирү ихтыяҗларына туры китереп үстерү.

Конференциянең бурычлары:

  • белем бирү оешмаларында инновацион эшчәнлекнең педагогик тәҗрибәсен күрсәтү; 
  • белем бирү, үсеш һәм тәрбия функцияләренең бердәмлеген тәэмин итүгә һәм белем бирү процессын оештыруның сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган нәтиҗәле педагогик технологияләрне трансляцияләү;  
  • педагогларның, укытучыларның иҗади потенциалын үстерү һәм һөнәри компетентлыгын арттыру;
  • педагогларның фәнни-методик эшен камилләштерү.

Конференция эшендә катнашу өчен Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе муниципаль органнары белгечләре һәм/яки муниципаль берәмлекләр методистлары, предмет методик берләшмәләре җитәкчеләре чакырыла.

Конференция турындагы нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://clck.ru/37caWf 

 

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты