• Русский
  • Татарча

Путин «Земский учитель» программасын 2030 елга кадәр озайтты

 

«Земский учитель» программасын гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Анадырь шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашуда белдерде (трансляция Кремльнең Матбугат хезмәте Telegram-каналында оештырылды).

«Әлбәттә, программаны озайтырга кирәк. Без аны 2030 елга кадәр озайтачакбыз, ул кирәкле. Хәзер саннарны кабатламаячакмын. Гомумән алганда, ил буенча да, Ерак Көнчыгыш буенча да программа нәтиҗәле эшли, кешеләр килә», — дип бәяләде дәүләт башлыгы.

Президент ассызыклаганча, яшь педагогларга 2 млн сум башлангыч капитал бирүдән тыш, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына торак белән, шулай ук көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк.

2022 елдан  «Земский учитель» программасы «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектына кертелгән. Милли проектлар илдә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.

Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча