• Русский
  • Татарча

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә 2024 елның 9 гыйнварыннан 29 февраленә кадәр «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.

Катнашу өчен 2024 елның 19 февраленә кадәр https://clck.ru/37JdGg сылтамасы буенча гариза бирергә кирәк. Конкурс материаллары Конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән рәсмиләштерү таләпләренә һәм тәкъдим итү тәртибе нигезендә җибәрелә.

Конкурсның максаты  — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.

Конкурста катнашучылар  — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, югары белем бирү  оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре. Укучыларга конкурста белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  1. Гаиләм һөнәрләре. Хезмәт династияләре.
  2. «Җиңүгә 1418 адым». Совет халкының хезмәт батырлыгы.
  3. Россиянең бөек төзелешләре. Хезмәт геройлары. Остазлар.
  4. Халык сәнгате һәм һөнәрләре.
  5. Цифрлы киләчәк һөнәрләре.

Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru

 

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты