• Русский
  • Татарча

KILS-2023: «Тел трендлары һәм методик инновацияләр 2023» лингвометодик фестиваленең «Туган тел көне»

2023 елның 2 декабрендә Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында «Тел трендлары һәм методик инновацияләр 2023» Лингвометодик фестиваленең «Туган (татар) теле көне» узды.

Фестивальнең өченче, йомгаклау көне Россия мәгариф академиясенең Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәге белән берлектә туган (татар) теле укытучылары өчен оештырылды һәм татар телен өйрәнүнең методик проблемаларын карауга багышланды, мәсәлән, туган (татар) теленең заманча дәресен планлаштыру, уен технологиясен, Qr-кодларны, TED һәм башка инновацион технологияләрне куллану, туган тел дәресләрендә укучыларның сөйләм компетенциясен үстерү һ. б.

Фестивальдә катнашучылар алдында Казан федераль университетының егермедән артык галим-методисты, Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләренең укытучы-инноваторлары чыгыш ясады.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы катнашты. Ул яңа гына оештырылган Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе турында сөйләде, педагогик берләшмәнең алга таба эш планнары белән уртаклашты, шулай ук Ассоциациядә теркәлгән укытучылар мисалында укытучының социаль статусы турында аналитик мәгълүмат бирде.

Фотогалерея: