• Русский
  • Татарча

Мәгарифне үстерү институтының остазлык проекты төбәк конкурсында җиңүче булды

Татарстанда «2022 елның иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләрне республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко тапшырды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Министр билгеләп үткәнчә, белгечләрне компания стандартларына тиз һәм нәтиҗәле яраклаштыру мөһим.

 

Конкурс ел саен оештырыла һәм тиражлана торган предприятиеләр арасында иң нәтиҗәле практикаларны ачыклау мөмкинлеге бирә. Быел әлеге чара биш номинация буенча үткәрелде, 46 оешма җиңү өчен көрәште.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы кысаларында гамәлгә ашырыла торган проекты «Социаль өлкәдә остазлык» номинациясендә беренче урынны алды. Әлеге номинация социаль өлкә предприятиеләрендә (мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм, фән, мәдәният һәм спорт) гамәлгә ашырыла торган һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, шулай ук социаль өлкә хезмәткәрләрендә һөнәри компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән практикаларны тәкъдим итү белән бәйле һөнәри карашларны һәм остазлык практикаларын ача.

Бүләкләр белән «Татнефть-Пресскомпозит», «Казан вертолет заводы», «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», «Татнефть» Ачык акционерлык җәмгыяте «ТатНИПИнефть» институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм республиканың башка компанияләре билгеләнде. Алар барысы да конкурсның Бөтенроссия этабында катнаштылар, аның нәтиҗәләре 7 декабрьдә игълан ителәчәк, дип төгәлләделәр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-nagradili-predpriyatiya-po...
 

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: