30 ноябрь, 2023 - 04:56
![](http://irort.ru/sites/default/files/styles/large/public/photoofnews/WhatsApp%20Image%202023-11-29%20at%2012.05.50.jpeg?itok=6SkGn7Yl)
2023 елның 28 ноябрендә Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе базасында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча узды: рус филологиясе, татар филологиясе, чуаш филологиясе, удмурт филологиясе, мордва филологиясе, мари филологиясе, башкорт филологиясе.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре татар телендә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен бәяләү буенча жюри составында эшләделәр.