• Русский
  • Татарча

«ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» квалификация күтәрү курслары

2023 елның 9-24 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» темасына квалификация күтәрү курслары үткәрелде.

Укытуның максаты - һөнәри-педагогик компетенцияләрне камилләштерү һәм аларны китапханә хезмәткәрләренең педагог-китапханәче вазифасына күчү һәм ФДББС гамәлгә ашыру шартларында куллану.

Укуны Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәктәп китапханәләренең 26 хезмәткәре үтте.
Программа күләме: 72 сәгать. Курслар кураторлары Хазиева Е. В., Сәйфиева О. В.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар уку-укыту, китапханә дәресен проектлау, балаларны һәм яшүсмерләрне рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләләре буенча белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерделәр, һөнәри эшчәнлек өчен өстәмә мәгълүмати-методик материаллар алдылар, яңа цифрлы технологияләрне үзләштерделәр, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү өчен китапханәнең инновацион эшчәнлеге белән таныштылар.

Уку вакытында мәктәп китапханәчеләре 16 сәгатьлек «Белем бирү оешмаларында инклюзив укыту теориясе һәм практикасы» модулен өйрәнделәр.

14 ноябрьдә көндезге форматта стажировка узды. Үзләренең эш тәҗрибәләре белән Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренең педагог-китапханәчеләре, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәнең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Закирова Гөлүсә Тафкил кызы уртаклаштылар.

21 ноябрьдә стажировка онлайн форматта сферум платформасында узды. Тыңлаучылар алдында «Русское слово», «Детская и юношеская книга», «Планета» кебек әйдәп баручы нәшрият вәкилләре чыгыш ясады: .

Уку «Балалар уку педагогикасы ресурсы буларак китапханә дәресе» темасына йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, анда тыңлаучылар Педагог һәм остаз елы кысаларында укытучылар турында нәфис әсәрләр буенча үз төркем проектларын тәкъдим иттеләр.

Укуны тәмамлагач, курсларда катнашучылар һөнәри осталыкны арттыру өчен темаларның актуальлеге, дәресләрнең күбрәк мәгълүматилыгы, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү өчен яңа технологияләрне өйрәнү өчен рәхмәт белдерделәр.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнститутвы

Фотогалерея: