• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының цифрлы белем бирү мохитендә эшләргә әзерлеге

2023 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының цифрлы белем бирү мохитендә эшләргә әзерлеге» республика семинарын үткәрде. Семинар Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен үткәрелде. Чараның модераторлары булып Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доцентлары С. Н.Башинова һәм Р.И. Латыйпова булдылар.

 

В обсуждении проблемы готовности педагогов к работе в цифровой образовательной среде приняли участие ученые и практики:

  • Россия Фәннәр академиясенең системалы тикшеренүләр фәнни-тикшеренү институты Федераль фәнни үзәгенең Уку информатикасы бүлеге мөдире, физика - математика фәннәре кандидаты А.Г. Кушниренко;
  • Россия Фәннәр академиясенең системалы тикшеренүләр фәнни-тикшеренү институты Федераль фәнни үзәгенең фәнни хезмәткәре, Өстәмә һөнәри белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы М.В. Райко;
  • АО Элти – Кудиц президенты С.А. Аверин;
  • Казан шәһәре Мәскәү районы 387 нче балалар бакчасы - балаларны үстерү үзәге мөдире урынбасары К.В. Петрова;
  • Казан шәһәре Совет районының 59 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе С.В. Мишина;
  • Казан шәһәре Идел буе районының Ббалаларны үстерү үзәге-106 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Г.Р. Бакиева;
  • Казан шәһәре Совет районының 112нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе А.А. Сабирҗанова;
  • Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Миләшкәй» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Г.В. Ярмөхәммәтова.

Семинар барышында мәктәпкәчә белем бирүне цифрлаштыру мәсьәләләре һәм Сферум платформасына күчү кыенлыклары, Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында цифрлы белем бирү мохитен булдыру һәм тәрбиячеләр тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә цифрлы коралларны куллану проблемалары тикшерелде.

Семинар тыңлаучылары алынган мәгълүматны югары бәяләделәр, фикер алышуларның файдасын билгеләделәр һәм профессиональ җаваплар алдылар.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: