• Русский
  • Татарча

ӘЗЕРБАЙҖАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТАТАР МӘГАРИФЕ КӨННӘРЕ

2023 елның 20-24 ноябрендә Әзербайҗан Республикасында Татар мәгарифе көннәре узды. Чарада татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты.
Чара кысаларында Әзербайҗанда татар диаспорасы вәкилләренә дипломнар тапшырылды, алар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында "Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият" предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы" темасына өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укыту узды.

Фотогалерея: