• Русский
  • Татарча

«Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары:

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (72 сәгать). Билгеләнгән аудитория: төп, урта гомуми һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы җитәкчеләр, педагогик хезмәткәрләр, муниципаль методик хезмәтләрнең методистлары (белгечләре).

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрнең остазлык системасын гамәлгә ашыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерделәр. Бу очракта остазлык программасын гамәлгә кертүгә, конкрет ситуацияләрне анализлауга һәм остазлык программасын гамәлгә ашыруның заманча ысулларына аерым игътибар бирелә.

2023 елның 30 октябрендә һәм 3 ноябрендә, квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында, тыңлаучылар Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицее һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе базаларында стажировка мәйданчыклары эшендә актив катнаштылар.

Стажировка барышында директор Е.Г. Скобельцына җитәкчелегендәге Н.и. Лобачевский исемендәге лицей командасы коллегалары белән «Университет – лицей» белем бирү кластеры шартларында «Остазлык» проектын гамәлгә ашыру серләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе базасында стажировка мәйданчыгы (мәйданчык җитәкчесе - уку-методик эш буенча башлык урынбасары М.Г. Бакланова) онлайн форматта эшләде. Мәйданчыкта Кукмара муниципаль районы мисалында белем бирү сыйфаты белән идарә итү системасының нәтиҗәле компоненты буларак остазлыкның бердәм моделен булдыру буенча тәҗрибә трансляцияләнде.

Йомгак ясаганда тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр: программа бай, материал әйбәт сайланган иде. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессор-укытучылар составының һәм Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләренең эшендә төгәллек, игелеклелек һәм профессиональлек билгеләнде.

Фотогалерея: