• Русский
  • Татарча

«Төп мәктәптә татар телен укытуны заманча укыту-методик тәэмин итү» фестивале

2023 елның 2 ноябрендә төп мәктәптә туган (татар) теле буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Төп мәктәптә татар телен укытуны заманча укыту-методик тәэмин итү» фестивале узды. 

Фестивальнең максаты – төп мәктәптә татар телен укытуны заманча укыту-методик тәэмин итүне тәкъдим итү. Фестиваль барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Яңа буынның укыту-методик комплектлары: «Сәлам!» укыту-методик комплекты, «Татар телендә укытучы гомуми белем бирү оешмалары өчен туган (татар) теле», Яңартылган төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыруда «Татар телендә укытучы гомуми белем бирү оешмалары өчен туган (татар) әдәбияты».

 

Фотогалерея: