• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» программасы буенча укулар тәмамланды

 

23 октябрьдән 03 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту гамәлгә ашырылды (кураторы - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).).

 

Ике атна дәвамында башлангыч сыйныф укытучылары башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасына, башлангыч мәктәптә заманча цифрлы киңлек оештыруга туры китереп, кече мәктәп яшендәге балаларның белем бирү эшчәнлеген оештыруга инновацион алымнар белән таныштылар.

Практикада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре А. А. Рябова, К. С. Яковенко җитәкчелегендә тыңлаучылар онлайн мохитнең яңа коралларын кулланырга, дәресләрдә интерактив биремнәр булдырырга, укучылар белән интерактив хезмәттәшлек оештырырга өйрәнделәр.

Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар заманча белем бирү технологияләре буенча өйрәнелгән мәгълүматның эчтәлеген һәм актуальлеген, дәресләрнең мәгълүматилыгын һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Укуны тәмамлаган тыңлаучыларга өзлексез һөнәри үз-үзләрен камилләштерү һәм шәхси педагогик практикага программаны үзләштергәндә алынган яңа белемнәрне актив рәвештә гамәлгә кертүләрен телибез.

Фотогалерея: