• Русский
  • Татарча

«Укытучылар кейсында яңа китаплар» заманча методик һәм психологик-педагогик әдәбият күргәзмәсе

2023 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлегенең төбәк оешмасы үткәргән «Минем беренче укытучым» башлангыч мәктәп педагогларының VI Бөтенроссия Олимпиадасы кысаларында «Укытучылар кейсында яңа китаплар» заманча методик һәм психологик-педагогик әдәбият күргәзмәсендә катнашты.

Чарада «Просвещение», «Русское слово», «Экзамен», «Планета» һ. б. нәшриятлар катнашты.

Мәгарифне үстерү институты стендында институт тарихы һәм эшчәнлеге турында 95 еллык юбилеена төшерелгән фильм күрсәтелде һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты басма продукциясе тәкъдим ителде: «Актуаль педагогика» журналы чыгарылышлары;«Методология. Технологии. Инновации» сериясе җыентыклары; башлангыч сыйныф укытучылары һәм башлангыч гомуми белем бирүне күзәтүче муниципаль методик хезмәтләр методистлары өчен билгеләнгән методик киңәшләр; 1-4 сыйныфлар өчен татар теле буенча «Сәлам» уку-методик комплексы.

 

Фотогалерея: