• Русский
  • Татарча

«Яңартылган ФДБС һәм ФТГББП шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары» темасына РФ субъектлары белем бирү эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары өчен методик вебинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә, 2023 елның 22 октябрендә, яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль төп гомуми белем бирү программалары шартларында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары» темасы буенча Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары өчен методик вебинар үткәрелде.

Семинар эшендә 150дән артык туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ субъектлары мәгарифенең этномәдәни компоненты булган гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары катнашты. Семинар барышында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы «яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль төп гомуми белем бирү программалары шартларында туган телне һәм әдәбиятны укыту» темасына төп доклад ясады, Россия Федерациясе төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм туган татар телен саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру мәсьәләсенә тукталды.

Барлык катнашучылар да әлеге чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

Фотогалерея: