• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми совет утырышы узды, аны традицион рәвештә Гыйльми совет рәисе, ректор Л.Н.Ногманова ачты.
Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Гыйльми совет әгъзасы И.Г. Һадиуллин катнашты. Министр утырышта катнашучыларны сәламләде, министрлык һәм институтның агымдагы уку елындагы уртак бурычлары һәм эш перспективалары турында сөйләде, шулай ук барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.

«Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасында, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңа уку елына куелган бурычлар турында» доклад белән фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдинова чыгыш ясады.
Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Г.Р. Хәмитова ата-аналар белән конструктив хезмәттәшлекне үстерүдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларына методик ярдәм күрсәтү кафедрасы эшен тәкъдим итте.

Утырышта техник ярдәм күрсәтү секторы мөдире Р. Н.Гәрәевның институтның социаль челтәрләрен үстерү һәм аларда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшен чагылдыру турындагы доклады тыңланды.

Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Л.К. Хисмәтова фәнни советка аспирантларга беркетелгән фәнни җитәкчеләр исемлеген һәм киләчәк тикшеренү профиле буенча аспирантларның эшен күзәтәчәк кафедраларны раслау өчен тәкъдим итте.

Һәр доклад һәм хәбәр нәтиҗәләре буенча Гыйльми совет карары кабул ителде.

Соңыннан институт ректоры Л.Н. Ногманова Гыйльми советның барлык әгъзаларын һәм Татарсан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективын якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады. Ректор тәкъдиме буенча, ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин ярдәме белән һәм Гыйльми совет әгъзаларының бертавыштан тавыш бирүендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мактаулы остазы» исеме Әхбарова Гөлшат Хуҗзат кызына, Скиргайло Тамара Осиповнага, Шакирова Диләрә Мансур кызына бирелде.

Традицион рәвештә институт хезмәткәрләре шәхси юбилейлары белән котлау өчен чакырылган иде.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

 

Фотогалерея: