• Русский
  • Татарча

«500+» федераль проекты кысаларында түгәрәк өстәл

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «500+» федераль проектында катнашучы ТР белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән «Укучыларның түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп педагоглары диагностикасы нәтиҗәләре буенча индивидуаль үсеш планнарын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл оештырды һәм үткәрде.

Әлеге түгәрәк өстәл ассессмент-үзәкләрнең нәтиҗәләрен тикшерүгә һәм тиешле мәктәп педагогларының фәнни белемнәрен бәяләүгә багышланган иде, аларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре «ЯКласс» цифрлы белем бирү ресурсы вәкилләре белән берлектә үткәрделәр.

Шулай ук әлеге түгәрәк өстәлдә мәктәп җитәкчеләрен «эш урынында» үз үсешенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган ИПР формалаштыруга өйрәттеләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты