• Русский
  • Татарча

«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 28 сентябрендә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының финалы тантаналы рәвештә ачылды. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
Конкурсның көндезге сынаулары 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уза. Беренче тур – ачык дәрес. Финалга чыгучыларның барысы да ике көн дәвамында мәктәпләрнең берсендә фән буенча дәресләр үткәрә.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча икенче турда көрәшне дәвам итә алачак җиде лауреат билгеләнде. Лауреатлар арасында Татарстан Республикасы вәкиле - Иннополис мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Юлия Андреевна Тихонова.

Икенче тур – конкурс лауреатлары өчен «Матбугат конференциясе». Финалистларга Россия Федерациясенең укучылар, студентлар, ата-аналар, һөнәри, мәдәни җәмәгатьчелеге һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре арасыннан интервью алучыларның сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. «Матбугат конференциясе» нәтиҗәләре буенча конкурсның җиңүчесе билгеләнәчәк.

Җиңүченең исеме Халыкара Укытучылар көнендә, 5 октябрьдә, зур укытучылар атналыгы кысаларында, кунаклар сараенда тантаналы рәвештә игълан ителәчәк.

Юлия Андреевнаны котлыйбыз һәм аңа җиңү телибез!

Конкурс трансляцияләрен сайтта күзәтеп була  https://первыйучитель.рф 

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: