• Русский
  • Татарча

«Функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру» семинары

2023 елның 4 октябрендә 14.00 сәгатьтә функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары (вебинар) оештырылачак.

Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган 2023 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә үткәрелә.

Семинар барышында темалар буенча практикумнар белән түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:

  • «Укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеге аша функциональ грамоталылык компонентларын формалаштыру», ГлобалЛаб методик үзәге җитәкчесе урынбасары, техник фәннәр кандидаты Опаловский В. А.;
  • «Белем бирү парадигмаларының дәвамчанлыгы: педагогик поэтикадан функциональ грамоталылыкка кадәр», Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Улбутов Д.И.;
  • «Предметара элемтәләр: мәктәп белемнәре мозаикасын ничек берләштерергә», Г.Р. Кинҗәбулатова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты.

Катнашуга укыту-методик эш буенча җитәкчеләр һәм җитәкче урынбасарлары, Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, методистлар чакырыла.

Семинар 14.00 сәгатьтә башлана.

Чара Яндекс.Телемост платформасында узачак.

Түбәндәге сылтама аша кушылырга мөмкин:
https://telemost.yandex.ru/j/94836893035077447179134667565309396868

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты