• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2023 елның 27 сентябрендә «Белем бирү оешмалары педагог-психологларының гражданлык үзенчәлеген формалаштыру өлкәсендә һөнәри компетентлыгын арттыру, хәзерге балаларда, яшүсмерләрдә, яшьләрдә патриотизм хисләре һәм хокукка каршы булган гамәлләргә җәлеп итүне профилактикалау» темасына вебинар узды.

Вебинар вакытында Казан шәһәре Киров районының 152 гимназиянең психологик-педагогик сыйныфлар оештыру кысаларында укучылар белән эшләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзә кызы тыңлаучыларны яшүсмерләрнең законсыз гамәлләр кылу сәбәпләре һәм профилактик эш ысуллары белән таныштырды. Мәктәп укучылары дөрес кыйммәтләр формалаштыра һәм югары белем бирү нәтиҗәләренә ирешә алган конкрет чараларга аерым игътибар бирелде.

Вебинарның язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=jWUXF2v8PUE.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты