• Русский
  • Татарча

«Цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: цифрлы укытучы һәм заманча трендлар. Нейрочелтәрләр» семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт йөкләмәсе чараларын гамәлгә ашыру планы һәм «Технология «предмет өлкәсенең модульле принцибын, яңартылган эчтәлеген гамәлгә кертү/ тә\мин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы проектының юл картасы нигезендә 2023 елның 28 сентябрендә «Цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: цифрлы укытучы һәм заманча трендлар. Нейрочелтәрләр» республика семинары (вебинары) узды.

Семинар барышында ТР Түбән Кама муниципаль районы 13 нче гимназия-интернаты директоры һәм информатика укытучысы Зәйнуллин Равил Наил улы «Белем бирү процессында ясалма интеллект: укытучылар өчен ысуллар һәм кораллар» доклады белән чыгыш ясады. Равил Наил улы текст һәм график материалларны генерацияләү һәм эшкәртү өчен заманча нейрочелтәрләр белән эшләү буенча практикум үткәрде һәм мәгариф өлкәсендә ясалма интеллектны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты:

  • һәр укучының конкрет ихтыяҗларына һәм белем дәрәҗәсенә яраклаша торган уку материаллары һәм программалары булдыру;
  • өйрәнүдә алгарыш турында индивидуаль кире элемтә;
  • оригиналь интерактив уку кушымталары һәм программалары, презентация материаллары эшләү;
  • укучыларның биремнәрен автомат рәвештә тикшерү, аларның карарларын анализлау һәм бәяләр бирү;
  • укучыларга биремнәрне чишүдә ярдәм иткән һәм реаль вакытлы сорауларга җавап биргән виртуаль ярдәмчеләр булдыру.

Семинарның икенче өлешендә Мукасов Рөстәм Ядикарович, ТР Түбән Кама муниципаль районы 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы, 10 нчы сыйныф укучылары белән бергә «Нейрочелтәрләр. Мәгарифтә цифрлаштыру өлкәсендә яңа чынбарлык» мастер-классын күрсәттеләр. Укытучы һәм укучылар дәресләргә һәм төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә нейрочелтәрләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, әлеге инструментның көчле һәм көчсез якларын билгеләп үттеләр.

Семинар тыңлаучылары-технология укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары тәкъдим ителгән докладларның югары нәтиҗәлелеген һәм практик юнәлешлелеген һәм спикерларның профессиональлеген билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/IEgGUzlpRmc

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: