• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Мәскәү өлкәсе делегациясе булды

2019 елның 27 маенда мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына Мәскәү өлкәсеннән делегация – Мәскәү өлкәсе дәүләт гуманитар-технология университеты вәкилләре һәм аның партнеры – Испаниядә Россия ватандашлары оешмалары Берлеге (“Рус теленә ярдәм итү” юнәлеше буенча координатор) килде.

ДДелегация Казан шәһәрендә балалар өчен халыкара дәрәҗәдәге белем бирү эшчәнлеген алып барган “Казан халыкара мәктәбе” автономияле коммерцияле булмаган белем бирү оешмасының, Казан шәһәре Идел буе районының Аэрокосмик белем бирү үзәге эшләгән “35 нче лицей – “Галактика” белем бирү үзәге”нең эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Очрашу барышында чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә, шул исәптән татар диаспорасы вәкилләрен туган телгә өйрәтүгә бәйле мәсьәләләр тикшереледе һәм алар хакында фикер алышынды.

Фотогалерея