• Русский
  • Татарча

Өстәмә кабул итү кысаларында аспирантурага керү сынаулары уңышлы узды

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 21 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр өстәмә кабул итү кысаларында 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага керү өчен уңышлы кереш сынаулары узды.

Имтиханнарны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова рәислегендә комиссия кабул итте.

 

Өч ел дәвамында аспирантларга фәнни-педагогик һәм эксперименталь эшчәнлек алып барырга, шулай ук белем бирү программасын үзләштерергә һәм фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация әзерләргә туры киләчәк.

Аспирантурада уку 2 октябрьдән башлана.

Аспирантларыбызга фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлар, танылулар һәм ачышлар, зур канәгатьлек хисе, иминлек, шатлык һәм хөрмәт телибез.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: